Тольятти шәһәрендә Сабантуй бәйрәме кичектерелә
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Эпидемиологик вазгыятькә бәйле Тольятти шәһәрендә Сабантуй бәйрәме билгесез вакытка күчерелгән.
Ул 6 июньгә планлаштырылган булган. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.