Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил турында кисәттеләр
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 25 майда Татарстан территориясендә янә яшенле яңгыр һәм боз көтелә. Бу турыда республикада яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә. Рөспубликада көчле җил булачак, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12.+17 градус, көндез +18.+23 градус җылы. Республиканың көнчыгыш районнарында 28 градуска кадәр җылытырга мөмкин.