Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз көтелә
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 23 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин.
Төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы +12.+17, көндез +22.+27 градус булачак.