Мишустин: Дүрт айда КАМАЗда йөк машиналары җитештерү 40 процентка арткан
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2021 ел башыннан дүрт ай эчендә КАМАЗда йөк машиналары җитештерү 40 процентка диярлек арткан. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ дирекциясендә узган эшлекле киңәшмәдә әйтте. «Президент һәм Хөкүмәт автосәнәгатькә актив ярдәм итә, — диде РФ Премьер-министры. — Ярдәм нәтиҗәләре КАМАЗ предприятиеләренең эше буенча яхшы күренә. Агымдагы елның беренче дүрт аенда йөк машинасы җитештерү монда 40 процентка диярлек арткан. КАМАЗ үз сегментында берсүзсез лидер булып кала һәм үз экспортын җитди рәвештә киңәйтә». Мишустин ассызыклаганча, автосәнәгатьнең башка күп кенә тармаклары да актив рәвештә торгызыла, «коронавирус аркасында күрсәткечләрнең түбәнәю нәтиҗәләрен җиңә». РФ Премьер-министры ачыклаганча, автосәнәгатькә ярдәм итү өчен өч махсус программа гамәлгә ашырыла — ташламалы кредит, ташламалы лизинг һәм газ-мотор техникасын субсидияләү. «Кредит ресурслары КАМАЗ компаниясе өчен бик мөһим, чөнки чит ил партнерларының күбесе яңа техника сатып алырга җыена һәм кредит ресурслары бик кирәк. Без шулай ук газда эшли торган машиналар җитештерүдә транспортлауга чыгымнарны киметү белән дә ярдәм иттек», — дип йомгаклады РФ Хөкүмәте башлыгы.