Пермь краенда «Барда-җыен» милли бәйрәме ясыйлар
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). 19 июньдә Пермь крае Барда авылында «Барда-җыен» милли бәйрәме узачак. «Барда-җыен» милли бәйрәме — Барда районында төп этномәдәни чара, ул ел саен июнь аенда, язгы кыр эшләре тәмамлангач уза. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бәйрәмгә килүчеләрне бай һәм кызыклы программа көтә. Анда бәйрәмне тантаналы ачу, районның иҗат коллективлары чыгышы, Татарстан һәм Башкортстан эстрадасы йолдызлары чыгышы, осталар ярминкәсе, халык уеннары, спорт ярышлары, ат чабышлары һәм милли көрәш кергән», диелә бу хәбәрдә.