Болгарда көрәш турнирында җиңүчегә автомобиль бүләк итәчәкләр
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Җомга көнне, 4 июньдә, Болгарда билбаулы көрәш буенча бөтенроссия ярышлары башлана. Турнир «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды кысаларында узачак. Ярышларда җиңүчегә (абсолют батыр) төп бүләк — автомобиль биреләчәк.
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә ярышларның финал өлеше өчен махсус көрәш келәме белән подиум урнаштыру планлаштырылган. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Изге Болгар җыены» — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган традицион мөселманнар корылтае. Тарихи яктан Болгар территориясе «Кара каплан» борынгы көрәш сәнгатенең ватаны булып санала, билбаулы көрәш аның бер өлеше булып тора.