Дамир Мөхетдинов: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы федераль масштабта билгеләп үтеләчәк
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 еллыкны билгеләп үтү федераль масштабта булачагын әйтте. Бәйрәм чаралары 2022 елда узачак. «Илебез Президенты чараны, лаеклы рәвештә, федерация дәрәҗәсендә уздырырга кушты. Оештыру комитетының җитәкчесе итеп Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин билгеләнүе очраклы түгел. Шуның белән чараның федераль масштабта булуына игътибар бирелә», — диде Дамир Мөхетдинов Казан федераль университетында журналистлар белән аралашканда. Бәйрәм чаралары, Татарстан Республикасыннан тыш, башка регионнарда да узарга тиеш, чөнки Идел буе Болгар дәүләте Россия Федерациясенең берничә төбәге территориясендә урнашкан булган. Дамир Мөхетдинов тантаналарның кульминациясе Болгар шәһәрчегендә буласына ышануын әйтә. «Равил хәзрәт Гайнетдин Россия территориясендә исламны кабул итүгә 1100 еллыкны билгеләп үтү мәсьәләсен Президент белән очрашуда күтәрде һәм аңа федераль, халыкара дәрәҗәдәге импульс бирде. Чит илләрдән килгән кунаклар Исламның Россиядә төп диннәрнең берсе икәненә инаначак», — диде Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары.