Свердловск өлкәсендә яшәүче татар балалары Татарстан лагерьларында ял итә
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ). Быел Свердловск өлкәсе балалары Актаныш районының «Бүләк», Биектау районының «Яшьләр», Казанның «Заречье» лагерьларында ял итәчәк. Балалар Алексеевск районында Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә «Сәләт» үзәге белән бергә «Болгар-Туган тел» проектында катнашачак. Бу турыда Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен Татарстан сәламәтләндерү лагерьлары базасында татар теле буенча сөйләм практикасы белән төбәкара сменалар оештыра. Свердловск өлкәсеннән төбәкара сменаларда катнашу өчен татар теле буенча халыкара олимпиадада, татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнашучылар, Җәлил укулары халыкара конкурсының зона этабында, «Шома бас» татар биюләре башкаручыларының Халыкара конкурсында, «Урал сандугачы» татар җыры һәм инструменталь музыкасын башкаручыларның ачык төбәкара конкурсында җиңүчеләр чакырылган. Бирегә шулай ук «Тургай» һәм «Тере классика» татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләре буенча Свердловск өлкәсе конкурсы, «Сөемле Шүрәле» XI Бөтенроссия конкурсында, Габдулла Тукай туган көненә багышланган халыкара бәйгедә җиңүчеләр килә. Актаныш авылында «Бүләк» балалар лагерында беренче сменага балаларны кабул иттеләр. Анда балаларны төрле иҗади конкурслар көтә, белем бирү мәйданчыклары, уен, спорт мәйданчыклары планлаштырылган. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ел саен Татарстан сәламәтләндерү лагерьлары базасында татар теле буенча сөйләм практикасы белән төбәкара сменалар оештыра, диелә бу хәбәрдә.