Михаил Мурашко: Россиянең кайбер төбәкләре коронавирус инфекциясен җиңү алдында тора
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россиянең кайбер төбәкләре коронавирус инфекциясен җиңү алдында тора. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында биргән интервьюсында РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде. «Әмма гражданнарның мобильлеге дәвам итә, шунлыктан хәтта вазгыять тыныч һәм тотрыклы булган урында да, торак пунктларда барыбер вакцинация узган кешеләр пулын булдырырга кирәк», — дип өстәде ул. Сәламәтлек саклау министры элегрәк коронавируска иммунитеты формалашкан россиялеләр аз булмавын, әмма моның әлегә инфекцияне тулысынча җиңәргә җитәрлек түгеллеге хакында белдергән иде. РФ Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматлары буенча, Россиядә ун миллионнан артык кеше вакцинацияне тулысынча узган инде, барлыгы 25 миллион прививка ясалган. Илдә вакцинация кампаниясе 2020 елның декабрендә башланды, ул барлык төбәкләрдә дә уза. Әлеге процедура бушлай. Прививка сыйфатында «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» препаратларын кулланырга мөмкин. Май башында Россиядә җитештерелгән дүртенче вакцинаның («Спутник Лайт») теркәлүе турында билгеле булды. Петербург халыкара икътисади форумы 2-5 июнь көннәрендә уза.