Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 июньдә, Татарстанда кабат һава торышы бозылачак.
Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәр ихтималы аз, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар ява.
Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Яшен вакытында аның тизлеген секундына 15-18 метрга кадәр җитә.
Төнлә 7-12, көнбатыш районнарда 14 градус җылы була. Көндез һава температурасы +23, +28 градуска кадәр күтәрелә. Бигрәк тә Татарстанның төньяк-көнбатышында, шул исәптән Казанда эссерәк була.
Синоптикларның якынча фаразларына караганда, алдагы көннәрдә республика территориясендә җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак.