Зәйнең Сарсаз-Баграж авылында чиркәү төзеләчәк
(Зәй, 5 июнь, «Татар-информ», «Зәй офыклары» ). Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүчеләр изге, олы эшкә алынды. Ниһаять, авыл халкының чиркәү турындагы хыялы тормышка ашачак. Чиркәү авылның элекке иске кибете урынында булачак. Узган ялларда чиркәү буласы урында өмә үтте. Авыл халкы, Сарсаз-Багражда туып үсеп, хәзер читтә яшәүчеләр өмәгә күпләп кайткан иде. Элекке кибет бинасының түбәсе, аның кырындагы йорт сүтелеп, карт агачлар-чүптән чистартылды. Зур эш башкарылды. Техника белән дә ярдәм итүчеләр булды, яшьләр дә өмәдән читтә калмады. Ир-егетләр авыр эшләрне башкарса, хатын-кызлар чүп чыгару, башка эшләр белән мәшгуль булды. Чиркәү төзеләчәк җирне шушы авылдан чыккан, хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче Семен Большаков бирде. Алар бертуганы Зинаида Ивановна белән иганәчелек ярдәме күрсәтергә әзер икәннәрен белдерделәр. Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев уртак көч белән бу эшне дә ахырына кадәр башкарып чыгасыларына ышана.