Путин «Россия — спорт державасы» форумын Казанда уздыруны раслады
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Россия — спорт державасы» форумын Казанда уздыру турында карарны имзалады. Чара 8-10 сентябрьгә билгеләнгән.
Форумны Казанда уздыру турында дәүләт башлыгы май уртасында ук әйткән иде.
Форум 2020 елның сентябрендә Екатеринбургта узарга тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе арасында күчерелде. Шул вакытта ук форумны Казанда уздыру ихтималы турында сүз чыккан иде.