Миңнеханов республиканың кайбер өлкәләрен цифрлаштыру проектлары белән танышты
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Цифрлы үсеш ассоциациясе белән очрашты. Аңа республиканың төзелеш, генетик һәм финанс өлкәләрен цифрлаштыруга юнәлгән кайбер проектларны тәкъдим иттеләр. Проектларны «Барс групп» компаниясе әзерләгән.
«Безнең бүгенге тема „Барс групп“ компаниясе тормышка ашыра торган проектлар белән бәйле. Бу предприятие IT базарда 30 елга якын эшли. Күп кенә проектлар Татарстанда гына түгел, ә республикадан читтә дә тормышка ашырылган. Безнең алда цифрлаштыру өлкәсендә зур бурычлар тора, компаниягә актив җәлеп итәчәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президентына берничә проект тәкъдим иттеләр. Аларның беренчесе бюджет оешмалары өчен «СВОДЫ» бердәм бухгалтерия системасы булды, ул пилот режимында өлешчә эшләп килә инде. Мондый система күп күләмдәге мәгълүматны структураларга һәм исәп-хисапларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип ышана «Барс групп» компаниясенең үсеш буенча генераль директор урынбасары Анатолий Младшев.
Алдагы проект РКБ базасында генетик белешмәләрнең цифрлы платформасын булдыруга бәйле. Мондый платформа барлыкка килү генетика өлкәсендәге мәгълүматларны медицинаның төрле юнәлешләрендә кулланырга мөмкинлек бирәчәк, диде компаниянең үсеш буенча директор урынбасары Эмиль Каргин.
Аның сүзләренчә, бу өлкәдә КФУ белән сөяк мие донорларына бәйле уртак проект тормышка ашырылган инде. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров хезмәттәшлеккә әзер булулары турында җиткерде.
Тәкъдим ителгән проектларның соңгысы республикада төзелеш өлкәсен цифрлаштыруга бәйле иде. Киләсе елдан дәүләт төзелешендәге барлык объектларның да цифрлы «игезәге» булырга тиеш. Татарстанда мондый модельләр булдыру өчен берничә система бар, әмма аларның һәрберсе нинди дә булса бер функцияне тормышка ашыруны тәэмин итә, ә Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителгән технология объект төзелешенең бөтен этапларын да тасвирлап бирә.
Президент ике атна эчендә бүгенге очрашу буенча төгәл йөкләмәләр һәм сроклар белән хисап бирергә, шулай ук тәкъдим ителгән системаларның туры килү-килмәвен яки аларны эшләп бетерергә кирәк булуын ачыкларга кушты.