Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Югары һәм Генераль советлары утырышында катнашты
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Мәскәүдә бүген, 9 июньдә, «Бердәм Россия» Югары һәм Генераль советларының уртак утырышы узды. Видеоконференция режимындагы утырышта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Утырышта партия рәисе Дмитрий Медведев узган бишьеллыкта «бердәмроссия»леләрнең эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, «Бердәм Россия» быелның иң мөһим партия вакыйгасы — 19 июньдә узачак партиянең XX съездында катнаша. Анда Дәүләт Думасына депутатлар исемлеген расларга һәм сайлау алды программасын кабул итәргә кирәк. Аңа илнең якындагы биш елдагы үсеше бәйле булачак. «Безнең база кыйммәтләре һәркемгә диярлек аңлаешлы һәм якын: практикада бу кешенең социаль иминлеге турында кайгырту, нәтиҗәле икътисади сәясәт, шәхескә хөрмәт», — дип белдерде Медведев. Аның сүзләренчә, партия эшенең төп принцибы — сайлаучылар алдында җаваплылык. «Без илебез алдында торган карарларны гамәлгә ашыра беләбез. Алар күпчелек кешеләрнең мәнфәгатьләренә кагыла, ул алар өчен һәм алар белән бергә кабул ителә. Бу принцип белән без VII чакырылыш Дәүләт Думасында, РФ Хөкүмәтендә, Федерация субъектларының закон чыгару органнарында, муниципаль структураларда, башкарма хакимияттә, безнең көндәлек партия эшчәнлегендә эшләгәндә таянабыз», — диде партия җитәкчесе.