Мөхәммәтшин: Гражданнар наказы «Бердәм Россия» халык программасына керәчәк
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлеге Секретаре һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең XXIII төбәк конференциясендә праймериз алдыннан халык белән очрашуларда яңгыраган гражданнар наказлары «Бердәм Россия» халык программасына керәчәк, дип белдерде.
«Сентябрьдә булачак партия съездына һәм сайлауларга сәяси программа әзерләячәкбез, без аны „халык программасы“ дип атыйбыз. Ул конференциядә билгеләнгән һәм партия съездында куелачак бурычларны исәпкә алып төзеләчәк. Максат — сайлауларда җиңү», — дип ассызыклады Мөхәммәтшин.
Партиянең төбәк бүлеге секретаре сүзләренчә, праймериз алдыннан халык белән очрашуларда яңгыраган күпсанлы наказларны исәпкә алып формалаштырыла торган максатларны гамәлгә ашырырга кирәк.
Сәясәтче сүзләренчә, барлык наказлар да тәфсилләп языла һәм карала. «Эшләргә мөмкин булганны үзебезнең сәяси программага кертергә тырышачакбыз. Без үз сайлаучыларыбыз алдында ачык һәм гадел», — дип ышандырды ул.
Казанда бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге конференциясе ачылды. Аның эшендә партиянең барлык 45 беренчел оешмасын тәкъдим итүче 170 делегат, Дәүләт Думасы һәм Татарстаннан Федерация Советы депутатлары, шулай ук республика башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.