Алабугада Сабантуй батырына 100 мең сум һәм тәкә бүләк иттеләр
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ» «Алабуга нуры» ). Бүген Алабуга шәһәре ипподромында Сабан туе үтте һәм батырларның исемнәре билгеле булды
Илнар Галимов 2021 елгы Сабантуйның абсолют батыры булды. Аңа бүләккә 100 мең сумлык сертификат һәм тәкә бирелде.
Яшьләр арасында батыр булып Алексей Щербаков калды. Ул 75 мең сумлык акчалата сертификат һәм тәкә белән бүләкләнде.