Чиләбедә Татар милли киеме мода театры ачыла
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Чиләбе Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова инициативасы белән Көньяк Уралда Татар милли киеме модасы театры эшли башлый.
Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Чиләбе конгрессф оештырган мода театры татар мәдәнияте эстетикасын күрсәтү мәйданчыгы булачак һәм тарихчыларны, төбәк тарихчыларын, тикшеренүчеләрне, рәссамнарны берләштерәчәк.
Яңа мәдәни проектны Көньяк Уралның Тарих музеенда тәкъдим итәләр. «Мода һәм стиль. Тарих һәм хәзерге заман» күргәзмәсендә традицион татар стилендә эшләүче танылган дизайнерларның коллекцияләрен күрсәтелә.
Чара 3 июльдә, 17:00 сәгатьтә Көньяк Урал Тарих музееның (Чиләбе шәһәре, Хезмәт урамы, 100, 1 кат) «Көнчыгыш манарасы» күргәзмә залында була.