Татарстанда 19 сентябрьдә узачак сайлауларда өч меңгә якын сайлау участогы эшләячәк
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанда 19 сентябрьдә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында өч меңгә якын сайлау участогы эшләячәк. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте
«Булачак сайлаулар вакытында бөтен республика буенча 2 мең 812 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, шул исәптән гражданнарның вакытлыча тору урыннарында, әйтик, хастаханәләрдә, аэропортларда, шифаханәләрдә 48 участок ачу планлаштырыла», — диде Кондратьев.
Бүгенге көндә барлык участок комиссияләре биналарын иҗтимагый һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә, шулай ук санитар-эпидемиологик нормаларга туры китерү этабы тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, 19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Бу хакта Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Шул ук көнне Татарстанда 15нче Азино бермандатлы сайлау округы һәм 24нче Студентлар сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.
Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында өстәмә сайлаулар билгеләү турында карар кабул ителде.