Мәрҗани белән Насыйринең вафаты турында төрки дөньяга Гаяз Исхакый хәбәр иткән булган
![Мәрҗани белән Насыйринең вафаты турында төрки дөньяга Гаяз Исхакый хәбәр иткән булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/c4b60cd4144ccf402bfa466e902782ff305e0826/store/crop_and_fill/0/20/750/421/780/440/9c0022072b86f8790db6ff737156a6b0141445389f79b66f072d74196e73/KSF06518.jpg)
(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйринең вафат булулары турындагы хәбәрне Гаяз Исхакый хәбәр иткән. Бу хакта Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге директоры Сөләйман Рәхимов әйтте. «Тәрҗеман» газетасы — ясалма телдә басыла, ул кырым-татар яки татар телендә язылмый, барлык төрки милләт аңларлык итеп нәшер ителә. Газетада Россиядәге вакыйгалар яктыртылып бара. Нәкъ менә шунда татар мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйринең вафаты турындагы хәбәрләрне укырга мөмкин. Бу турыда ул чакта яшь егет — Гаяз Исхакый хат белән язып җибәргән була», — дип сөйләде ул. Дин белгече әйтүенчә, соңрак Исмәгыйль Гаспралы 1915 елда чыккан Шиһабетдин Мәрҗани турындагы бер китапның эпиграфында: «Мәрҗани турында язу аңа түгел, безгә кирәк. Ул инде күптән тарихка керде», — дип яза. Тәрҗеман — 1883-1918 елларда Кырымда Бакчасарайда төрки-татар һәм рус (1905 елга кадәр) телләрендә нәшер ителгән әдәби-сәяси һәм фәнни газета. 12 илдә (Россия империясе, Төркия, Мисыр, Иран, Һиндстан һ.б.) таратыла.