Уфада Россия Герое Миңнегали Шәйморатов турында фильм төшерәчәкләр
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Уфа кинорежиссеры Булат Йосыпов 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе һәм аның легендар командиры, Россия Герое Миңнегали Шәйморатов турында фильм төшерергә планлаштыра.
«Башкалабызның 450 еллыгына без генерал Миңнегали Шәйморатов җитәкчелегендәге легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе турында фильм төшерергә телибез. Башкорт кинематографы безнең бөек ватандашларыбызның батырлыгын дөрес чагылдырырга сәләтле», - дип белдерделәр иҗади төркемдә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Элегрәк Булат Йосыпов башкорт тарихының күренекле эшлеклеләре — шагыйрь Шәехзадә Бабичка һәм Беренче республика төзүчеләргә багышланган фильмнар төшерде.