Театраль сабантуйның иң күп призлы урыннарын Минзәлә һәм Буа театры артистлары отты
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иң күп призлы урыннар отып Минзәлә һәм Буа театры коллективлары Театраль сабантуй нәтиҗәләре буенча I урын алды.
Театраль сабантуйның төп оештыручысы булган Тинчурин театры сабантуйга нәтиҗәләр ясады. II урында — Тинчурин театры һәм Кариев театры, III урында — Түбән Кама театры һәм Әтнә театры. Чаллы театры IV урында.
Сабантуйның баш батыры — Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Нәфис Гайфуллин.
Театраль сабантуйның коллективлары махсус әзерләнә торган иң популяр ике уен төре бар. Болар — аркан белән тартышу һәм бию марафоны.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар ярышында да нәтиҗәләр бер төрле: 1нче урын — Минзәлә татар дәүләт драма театры; 2нче урын — Буа дәүләт сатира театры; 3нче урын — Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры.
Бию марафонында 1нче урынны Кариев театрыннан Булат Гатауллин һәм Гүзәлия Шакирова алды; 2нче урында — Тинчурин театрыннан Зөлфәт Закиров һәм Юлия Выборнова; 3нче урында — Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан Артем Емельянов һәм Зөлфирә Гәрәева.