Самара өлкәсендә яшь парлар туй көнендә «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музеена бара
![Самара өлкәсендә яшь парлар туй көнендә «Әлифба» авторы Сәләй Вәгыйзов музеена бара](https://tatar-inform.tatar/attachments/aab31f96a796c29335697876c0d3a17667bd5ca6/store/crop_and_fill/0/44/1040/584/780/440/7527f957b1f0f9c3966e036bf1095563b750ad1f5223d0ed3cb6c153eb3b/JFI2PWjJBpE%5B1%5D.jpg)
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). 18 июнь көнне Самара өлкәсендәге Байтуган авылында тагын бер яшь гаилә барлыкка килде. Әдилә һәм Рамил Зариповлар үзләренең никахларын теркәде. Яңа традиция буенча, өйләнешүчеләр «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов исемендәге музей-йортта булды.
Самара татарлары сайтында хәбәр ителгәнчә, алар — быел музейга килгән дүртенче пар. Беренче булып Гөлия һәм Филат Мингалиевлар, аннары Юлия һәм Илфат Бәдретдиновлар, Алия һәм Алмаз Зыяковлар булган иде.
Яңа өйләнешүчеләр әби-бабаларыбызның көнкүреш әйберләрен, әбиләренең бирнәләрен карады, «Әлифба» авторының хезмәтләре белән танышты. Музей хезмәткәрләре, үз чиратларында, аларга озын һәм бәхетле гаилә тормышы теләде, диелгән хәбәрдә.