Татарстанда «Игелек җире» республика җиңүчеләре белән өч яклы килешү төзелде
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда «Игелек җире» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча килешүләр төзү этабы тәмамланды.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурс Татарстан муниципаль берәмлекләрендә волонтерлык бергәлеген тотрыклы үстерү өчен шартлар тудыру һәм волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыру өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
2020 елда конкурста Бөгелмә, Теләче, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Лениногорск, Алексеевск, Нурлат, Чирмешән, Баулы, Әгерҗе районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләр җиңде.
Конкурс йомгаклары буенча 10 җиңүче һәм 3 махсус призга ия булучы катнашында «ТР волонтерлык мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, һәр муниципаль районның башкарма комитеты һәм волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма арасында өч яклы килешү имзаланды.
Нәтиҗәдә һәр муниципаль волонтерлык үзәге матди-техник җиһаз, шулай ук өч яклы килешү кысаларында һәрьяклап ярдәм алды.