Татарстанда коронавирустан тагын дүрт кеше үлгән
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда ике ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирустан үлгән.
«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән дүрт үлем очрагы теркәлгән», диелгән республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Республикада 1950 һәм 1965 елларда туган ике ир-ат һәм 1940 һәм 1964 елларда туган ике хатын-кыз үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Шулай итеп, 2021 елның 28 июнендә тупланган мәгълүмат буенча, Татарстанда 538 кеше коронавирус корбаны булуы теркәлгән.