Йөз балл җыйган укучылар Башкортстан югары уку йортында 100 мең сум стипендия алачак
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Башкортстанда БДИда 100 балл җыйган укучыларга югары уку йортына кергәч 100 мең стипендия түләнәчәк. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров министрлыкка республиканың югары уку йортларына керәчәк йөз баллчыларны бүләкләү мәсьәләсен карарга кушты.
«Бу төпле, талантлы егетләр һәм кызлар. Аларның Башкортстан югары уку йортларына керүен телибез. Матди кызыксындыру системасын уйлагыз. Бу елына 100 мең сумлык өстәмә грантлар булырга мөмкин. Акчаны саныйбыз, бәлки, күбрәк бирербез», — диде төбәк башлыгы.
Башкортстан укучыларының барлык Бердәм дәүләт имтиханнары буенча соңгы нәтиҗәләр 8 июльдә билгеле булачак. Хәзерге вакытта республикада 4 укучы ике һәм аннан да күбрәк предмет буенча йөзәр балл, ә 89 кеше 100 балл җыйган. Бу хакта төбәк хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә Башкортстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбердин сөйләде.
Республика башлыгы бу мәсьәләне тизрәк хәл итәргә киңәш итте, чөнки бу яшьләргә илнең башка университетлары да кызыга.