Кыргызстанда яңа мөфти сайладылар
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Кыргызстанда яңа мөфти вазифасына Замир Ракиев сайланды. Шул уңайдан РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин яңа мөфтигә котлау юллады. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кыргызстанда Диния нәзарәте кысаларында озак еллар дәвамында фидакарь дини хезмәт күрсәтеп, сез үзегезне дингә һәм халыкка багышлаган рухи лидер буларак күрсәттегез. Моны Сезне Диния нәзарәте рәисе һәм Кыргызстан мөфтие вазифасына бертавыштан сайлануыгыз раслый», — ди Гайнетдин.
Ул Замир Ракиевның ислам фәннәрен тирәнтен белүн, кыргыз халкы арасындагы абруен, халыкара танылуын искәртә һәм моның Кыргызстан Республикасында ислам кыйммәтләрен һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәр дип ышануын әйтә.
«Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте арасында оешкан һәм илебезнең мөселман халыкларын ныклы тугандаш багланышлар белән бәйләүче үзара мөнәсәбәтләрнең һәм хезмәттәшлекнең шундый югары дәрәҗәсен билгеләп үтү куанычлы», диелә котлауда.