Россиядә яшәүчеләрнең 23 проценты ковидтан прививка ясаткан
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бүгенгә булган мәгълүмат буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 23 проценты коронавирустан прививка ясаткан. Бу турыда Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Бүген вакцинация узучылар 23 процент», диде Мурашко Беренче каналда «Познер» программасы эфирында Россиядә яшәүчеләрнең ничә проценты вакцинация узуы турындагы сорауга җавап биреп.