Милли китапханәдә «Юха» фэшн-фильмын күрсәтәчәкләр
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Казанда 8 июльдә 19.00 сәгатьтә Милли китапханәдә әкиятләр һәм татар фольклоры мифлары мотивлары буенча төшерелгән «Юха» фэшн-фильмы күрсәтеләчәк. Фильмның режиссеры — Your Yool татар модасын өйрәнү проекты авторы Татьяна Черногузова. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Юха» — кыска метражлы фэшн-фильм, анда милли татар мотивлары заманча эстетика белән очраша. Татар фольклоры персонажлары тудырган бердәм тылсымлы киңлектә калфаклар һәм заманча трендлар бергә чагыла. Сценарий нигезенә «Су анасы» әкияте сюжеты салынган. Кино төшерүгә Татарстаннан дизайнерлар һәм рәссамнар җәлеп ителгән. Традицион техникада, әмма заманча дизайнда, һөнәрчеләр геройларның образлары өчен реквизитлар һәм аксессуарлар булдырган, ә музыкантлар фильм өчен уникаль музыкаль композицияләр язган. Фильм Германия, Франция, АКШ, Италиягә кыска метражлы һәм фэшн-фильмнар халыкара фестивальләренә җибәрелгән. Онлайн фильм кыш көне, халыкара фестивальләр нәтиҗәләрен алганнан соң, барлыкка киләчәк, ә якын арада парк һәм скверларда, шулай ук Татарстанның арт-резидентларында күрсәтеләчәк. Ачык күрсәтүгә теркәлү бушлай һәм http://youryool.ru/ сылтама буенча кереп була, урыннар саны чикләнгән. Проект RE’ACTOR креатив индустрияләрне үстерү программасы ярдәмендә тормышка ашырылды. Программа үз эшен 2021 елның апреленнән башлады. Ул иҗади берләшмәләр, креатив бизнес, профессиональ ассоциацияләр һәм Татарстанның иҗади мохитендәге берлекләр өлкәсендә идеяләрне үстерүгә юнәлдерелгән.