Мәскәүдәге Офицерлар клубы Татарстан интернат-йортларына балалар китаплары җибәрде
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы Татарстан Республикасына мең данә балалар китабы җибәргән.
Танылган персонажлары булган якты басмалар сабыйларга ярдәм итә торган А.Вавилова исемендәге хәйрия фондына, шулай ук Дәрвишләр һәм Югары Утар балалар интернат-йортларында тәрбияләнүчеләргә тапшырылды.
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм иткән клуб әгъзалары — Айрат Вәлиевка һәм Юрий Лучниковка аерым рәхмәт җиткерелде.
Элегрәк Офицерлар клубы Россия Кораллы көчләренең Преображенский полкы китапханәсен оештыруда ярдәм күрсәткән иде.
Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге шактый еллар хәйрия эшләренә зур игътибар биреп килә. Ел саен Мәскәүдә танылган дирижер Фуат Мансуров истәлегенә Казан балалар хосписына ярдәм йөзеннән концертлар оештырыла, диелгән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәрендә.