Фәрит Мөхәммәтшин: Төп закон, элекке редакциядән аермалы буларак, социаль юнәлешле
![Фәрит Мөхәммәтшин: Төп закон, элекке редакциядән аермалы буларак, социаль юнәлешле](https://tatar-inform.tatar/attachments/bf525545a8bb3030aa2d0b91bbebb3e4f218ce20/store/fill/780/440/0d2932bccfe2f50b8904e4cfacb79a89fd8942850f9ddc562655f0cf9d90/gossov_n1152_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин яңа Конституциянең бер еллык эшчәнлеген анализлап, Төп законны, элекке «либераль» редакциядән аермалы буларак, «социаль» юнәлешле дип билгеләде. «Моны уннарча мисалларда исбатлый алам», — дип басым ясады ул, дип хәбәр итте Дәүләт Советының матбугат хезмәте. Бүген Мәскәүдә, РФ Иҗтимагый палатасында, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бер ел тулуга багышланган конференция узды. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре Конституциягә төзәтмәләрне гамәлгә ашыру барышын анализладылар. Фәрит Мөхәммәтшин яңадан төбәк законнарын, Конституциягә кертелгән төзәтмәләр нигезендә, федераль кануннардагы үзгәрешләргә туры китерү механизмын гармонизацияләү кирәклеге мәсьәләсен күтәрде. Парламент башлыгы фикеренчә, әлеге процесс «үтәли» булырга тиеш. «Минем зур үтенечем — кабул ителгән төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән федераль законнар кабул итүне тизләтү. Татарстан инде турыдан-туры эшли торган законнарга үзгәрешләр кертте, әмма сүз алар турында гына бармый. Без моны никадәр тизрәк эшләсәк, регионнарда сораулар шулкадәр азрак булачак, шулай ук хокук нормаларын төрлечә шәрехләүләр дә азрак булачак. Бу бурычны беренчел дип саныйм, бу юнәлештә тиз хәрәкәт итәргә кирәк», — диде ул. Иҗтимагый палата әгъзалары әлеге мәсьәләне үз контроленә алды, алар Россия Юстиция министрлыгына аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итәргә ниятли. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Төп законга кертелгән үзгәрешләр үз вакытында һәм ил гражданнарының мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгәнлеген, шуңа күрә аларны барлык дәрәҗәләрдә дә актив хуплауларын билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе Конституциянең яңа редакциясе буенча фикер алышу барышында Иҗтимагый палатаның ролен югары бәяләде. «Беркайчан да илнең Иҗтимагый палатасы аналитик һәм аңлату эшләренә шулай актив рәвештә җәлеп ителмәде, — диде ул, — мондый мәйданчык өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәтлемен».