Төркиянең Санкт-Петербургтагы Генераль консулы вафат
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы республиканың Санкт-Петербургтагы Генераль консулы Мәхмәт Фәрхан Йорулмазның үлеме турында хәбәр итте.
«Бүген безнең хөрмәтле хезмәттәшебез, Төркиянең Санкт-Петербургтагы Генераль консулы Мәхмәт Фәрхан Йорулмаз вафат булды. Аның гаиләсенең кайгысын уртаклашам», — дип язган Чавушоглы Twitterда.
Йорулмаз 1964 елда туган. Ул 2020 елның октябрендә Төркиянең Петербургтагы Генераль консулы итеп билгеләнә. Аның үлеме сәбәбе турында хәбәр ителми, дип җиткерә РИА Новости.