Чаллыда тулай торак тәрәзәсеннән егылып төшкән бала авыр хәлдә ята
(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда тулай торак тәрәзәсеннән егылып төшкән малайның хәле һаман да авыр. Бу хакта Кама балалар медицина үзәгендә хәбәр иттеләр.
«Бала реанимация бүлегендә авыр хәлдә. Кама балалар медицина үзәге табиблары пациентның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу өчен барысын да эшли » , — диделәр медицина үзәгендә.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кичә Чаллыда тулай торак тәрәзәсеннән биш яшьлек бала егылып төшкәнлеген хәбәр иткән иде. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.