Татарстанда балалар кешбэгы программасы буенча 13 мең юллама өчен акча кайтарылган
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда быел балалар өчен кешбэк программасы эшли башлады, аның ярдәмендә ата-аналар баланың лагерьга юллама бәясенең 50 процентына кадәр, тик 20 мең сумнан да артмаган акчаны кире кайтара ала. Бүгенге көндә 13 мең юллама өчен акча кире кайтарылган. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков сөйләде.
«Бүгенге көндә Татарстанда 13 меңгә якын юллама өчен кешбэк программасы буенча акча кире кайтарылды, өстәвенә, кайтару суммасы төрле: 3тән 20 мең сумга кадәр», — диде ул.
Юлламадан акчаны кире кайтару өчен ул «Привет МИР» лояльлек системасында теркәлгән МИР картасы аша сатып алынырга тиеш. Лагерьның мондый программада катнашу-катнашмавын белү өчен РФ сәяхәтләр сайтына (мирпутешесвий.рф) керергә яки учреждениегә шалтыратырга кирәк. Хәзерге вакытта анда республика территориясендә дә, Кара диңгез буенда да булган 69 лагерь катнаша.
Кешбэк алу өчен бала ял иткән лагерьга мөрәҗәгать итәргә һәм ял итү даталары күрсәтелгән килешү яки акт сорап алырга кирәк. Акчаны кире кайтару срогы — 5 көн.