Миңнеханов Венгрия тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры белән очрашты
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең тышкы икътисади элемтәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Түбән Камада MOL компаниясе технологиясе нигезендә резин-модификацияләнгән битум (РМБ) җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасы булды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Венгрия алдынгы компанияләре — «Татнефть» һәм MOL арасында хезмәттәшлекне киңәйтү бик мөһим булуын искәртте.
«ТАНЕКО»да MOL компаниясе тарафыннан эшләнгән технология нигезендә резин-модификацияләнгән битум җитештерүгә нигез салынуның Татарстан — Венгрия хезмәттәшлеген үстерүгә яхшы өлеш кертүе билгеләп үтелде.