Табиб туры эфирда онкологияле авырулар өчен коронавирус куркынычы турында сөйләячәк
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). 7 июльдә 10.00 сәгатьтә Covid-19 инфекциясе таралуга каршы тору буенча ТР оператив штабы аккаунтында «Онкология авырулары вакытында вакцинация» темасына туры эфир узачак.
ТР баш онкологы Эдуард Нагуманов онкология авырулы пациентлар өчен коронавирусның куркыныч яклары, ремиссиядән соң вакцинация сроклары турында сөйләячәк.
Әңгәмәнең модераторы - ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Трансляциягә сылтамалар: https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan , https://instagram.com/oncort .