Рөстәм Миңнеханов модификацияләнгән битум җитештерү җайланмасы төзелешен ачты
(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов MOL компаниясе технологиясе нигезендә резин-модификацияләнгән битум (РМБ) җитештерү җайланмасын төзи башлау тантанасында катнашты. Чара Түбән Камада («ТАНЕКО» АҖ) узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада шулай ук Венгрия тышкы икътисади элемтәләр һәм чит ил эшләре министры, Икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Венгрия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Петер Сийярто да катнашты.
«Бүген без яңа производство төзелешенә старт бирәбез. Бу продукт - резин-модификацияләнгән битум - бик күп югары сыйфатларга ия. Без – температура сикерүләре зур булган төбәк. Битум кулланып төзелгән эксперименталь юл яхшы нәтиҗәләр бирә. 25 мең тонна — бу республиканың бу битумга булган ихтыяҗының 20 проценты дигән сүз, һәм мин ышанам, киләчәктә бу битумга ихтыяҗ тагын да күбрәк булачак.
MOL Венгрия компаниясенә, шулай ук Россия һәм Венгрия җитәкчелегенә Татарстан Республикасы территориясендә мондый проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ТР Президенты.
MOL (Венгрия) компаниясе технологиясе буенча әзерләнгән резин-модификацияләнгән битум инновацион технология продукты булып тора һәм резин битумнар җитештерүнең гамәлдәге алымнарын берләштерә, аларның кимчелекләрен минимальләштерә яки бетерә. Проект «яшел технологияләр»гә карый һәм әйләнә-тирә мохиткә углерод диоксиды, эшкәртелгән автомобиль шиннарын эшкәртү өлешендә тискәре йогынтыны киметә.