Хәлим Җәләйне Казанда Самосыроводагы мөселман зиратында җирләделәр
![Хәлим Җәләйне Казанда Самосыроводагы мөселман зиратында җирләделәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/3ef225574667d4c2185ee1769c950199e381dd73/store/crop_and_fill/0/289/953/535/780/440/a0facd65a4540847c65e1e9cbe76560628996d700c6287524eb48520f3ef/%D2%97%D3%99%D0%B9%D0%BB%D3%99+4.jpg)
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләй Казанда Самосыроводагы мөселман зиратында җирләнде. Ул кичә 81 яшендә вафат булды.
Халыкчанлыгы белән дан казанган театр артисты белән бүген Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда хушлаштылар. Соңгы юлга озатуда мәрхүмнең туганнары, дуслары, тугры тамашачылары катнашты.
Мәрәсимдә мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, сәхнәдәшләре, якташлары мәрхүмнең якты истәлегенә хатирәләре белән уртаклаштылар. Ансар хәзрәт Мифтахов Хәлим Җәләй рухына дога кылып, җеназа намазы укыды.