Мэриягә «мина куйган» яшүсмерләрне тоткарлау турында мәгълүматны кире кактылар
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Мессенджерларда һәм телеграмма-каналларда бүген Казанда, мэриягә һәм сәүдә үзәгенә шартлаткыч куелу турында хәбәр җибәргән яшүсмерләрне тоткарлау турында хәбәрләр таралды. Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Алдарак «Татар-информ» Казан мэриясендә һәм сәүдә үзәкләрендә мина куелу турындагы хәбәр аркасында эвакуация бара дип язган иде.