Татарстанда кабат 32 градус эссе көтелә
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда эссе һава торышы көтелә. Термометр баганалары 32 градуска кадәр күтәреләчәк. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә 9-14, көнбатыш районнарда 14 градус булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәргә мөмкин.