Болактагы Яшьләр театры Рөстәм Миңнехановтан бина арендалауда ярдәм сорады
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Болактагы Яшьләр театры труппасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан театрга бина бирүне сорады. 4 меңнән артык кеше имзалаган петиция change.org сайтында дөнья күргән.
Билгеләп үтелгәнчә, Уң як Болак урамы, 13 адресы буенча элеккеге тегү фабрикасы бинасында урнашкан театрда «милеккә бәйле вазгыять бик тә катлаулы», театр аена 800 мең сум аренда түли.
Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Уң як Болак урамы, 13 адресы буенча урнашкан биналар комплексының милекчесе театр биләгән бинаны 83 600 000 сумга (театр аны күтәрә алмый) сатып алырга тәкъдим иткән. Әгәр бинага бәйле мәсьәлә хәл ителмәсә, театр урамда калырга мөмкин.