Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татмедиа» китапларын югары бәяләде
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Кәрим Караның китабын тәкъдим итү чарасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Татмедиа» китапларына бәя бирде.
Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кәрим Караны «Җиләкле алан» китабы «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыгуы белән котлады. «Бу сериядә теләсә кем чыга алмый, менә минем әле чыкканым юк», — диде ул.
Ул «Татмедиа»ның китаплар бастыру проектының укучылар арасында гына түгел, язучылар арасында да популярлашуын әйтте. «Уңышлы проект булып чыкты, чөнки китаплары бик җайлы, юлда йөргәндә дә укып була», — диде Язучылар берлеге рәисе.
Шулай ук Ркаил Зәйдулла «Татмедиа» бастырган китапларны укырга кызык, гади һәм киң даирәдәге халыкка адресланганын әйтте.