Сәламәтлек саклау министрлыгы: Коронавируска каршы вакцина китерүдә өзеклек күзәтелә
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казандагы кайбер вакцинация пунктларында коронавирус инфекциясенә каршы вакцина белән тәэмин итүдә өзеклекләр бар. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Вакцина белән тәэмин итүдә өзеклек күзәтелә, бүген яки иртәгә вакцинаның чираттагы партиясе складларга кайтырга тиеш. Вакцина кайтып җитү белән машиналар шунда ук Татарстан Республикасында вакцинация пунктларына юл тота», - дип искәртте спикер.
«Южный», «Мега» сәүдә үзәкләрендәге медицина пунктларында да, Имәнлек метро станциясе янындагы мобиль вакцинация пунктында да тоткарлыклар бар, әмма инде бүген үк табиблар анда кешеләргә прививка ясауны дәвам итәчәк.
Владимир Жаворонков «Спутник V» вакцинасының даими рәвештә китерелүен әйтте, ә «КовиВак» сирәгрәк кайта икән.
Республикада 709 меңнән артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 459 мең кеше икенче дозаны да алган.