Миңнеханов Нурлатта «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылган ишегалдын карады
![Миңнеханов Нурлатта «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылган ишегалдын карады](https://tatar-inform.tatar/attachments/d00cd5a9bbdfe6c2f070dbde268268257de68d8e/store/fill/780/440/2c8bed398e98f7f990a7bdb1e4a0f2bbf2460a34f7b5db656a2e734f4c0c/e3fd4dc84b8e054504c774403daacdec%5B1%5D.jpg)
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына эш сәфәре кысаларында Нурлаттагы бер ишегалдында булды һәм биредә «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарылган эшләргә бәя бирде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Йорт яны территорияләрен төзекләндерү Мәктәп, 4, Совет, 107 һәм Кооператив, 4 урамнары буенча 3 өйне берләштергән. Территория шәһәр үзәгендәге Карл Маркс урамы янында урнашкан, ул «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча башкарылган. Янәшәдә генә мәктәп, балалар бакчалары, шулай ук Үзәк мәйдан янында иҗтимагый киңлек урнашкан. Ишегалды территориясе проекты нигезендә җәяүлеләр зонасы булдыру каралган, шулай ук балалар һәм спорт зоналары да формалаштырырга тәкъдим ителә. Ишегалды территориясендә ял зонасы һәм хуҗалык-көнкүреш мәйданчыклары бар. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Нурлат районында 5 ел эчендә 102 ишегалдын тәртипкә китерү күздә тотыла. Быел 16 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.