Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында: Хәзер иң мөһиме – терлекләрнең баш санын саклау
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән республиканың Нурлат районына килде. Ул районда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм аграрийларны коронавируска каршы прививка ясатырга чакырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «„Южная» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең арпа кырында Рөстәм Миңнеханов механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм муниципаль районның җирлек башлыклары белән очрашты. Муниципалитет башлыгы Алмаз Әхмәтшин ТР Президентына хәбәр иткәнчә, урып-җыю эшләре Авыл хуҗалыгы министрлыгының барлык тәкъдимнәрен һәм корылыкны исәпкә алып башкарыла. Шулай ук җиргә ашлама кертү күләме дә арткан. Кырларда 84 комбайн эшли. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта иң мөһиме — шул исәптән шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү аша — терлекләрнең баш санын саклап калу. Моннан тыш, ул Covid-19 пандемиясе шартларында вакцинация кампаниясен активлаштырырга кирәклегенә игътибар юнәлтте. «Коронавирус тагын да катлауланды, прививка ясату мөһим. Башка юл юк, вакцинация узган очракта да саклану зарур. Безгә сәламәт механизаторлар кирәк», — диде ул.