Быел Башкортстан игенчеләре урып-җыю эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башлады
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда аномаль эсселек аркасында гадәттәгедән ике атнага иртәрәк урып-җыю эшенә керештеләр. Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә сылтама белән «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Хәбиров көзге культураларның өлгерүен, әмма быел мул уңыш көтелмәвен әйтте. «Кояш кыздырды, яңгыр яумады. Башкортстанның күпчелек районнары корылыктан зыян күрде. Шул сәбәпле, республиканың 26 муниципалитетында гадәттән тыш хәл режимы кертелде», — диде ул. Бүгенгә уртача уңыш гектардан 15,3 центнер тәшкил итә. Читать дальше...