Россиядә срогы чыккан паспортның гамәлдә булу вакытын озайттылар
(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Россия гражданнарының 20 һәм 45 яшькә җиткәч алыштырылырга тиешле паспортлары тагын 90 көн гамәлдә булачак. Әлеге карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады. Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Россиядә яшәүчеләргә документны ашыгыч рәвештә алыштырырга кирәк булмаячак, аларга өстәмә өч ай вакыт бирелә.
Моннан тыш, 14 яшькә җитеп паспорт алу өчен гариза бирү срогы озайтыла. Хәзер моның өчен 30 көн түгел, ә шулай ук 90 көн бирелә.
Яңалык карар рәсми басылып чыккан вакыттан үз көченә керәчәк.
2022 елның 1 июленнән тагын бер үзгәреш гамәлгә ашырылачак. Россия паспортын рәсмиләштерү вакыты документларны бирү урынына карамастан биш эш көненнән артмаячак. Хәзер документларны яшәү урыны буенча тапшырган очракта паспорт ун көндә, ә калган очракларда 30 көндә әзер була.