Казан спортчысы Токиода Олимпиадада партнерлары допингы аркасында чыгыш ясамаячак
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россия ишкәкчеләре Токиода парлы дүртлектә чыгыш ясамаячак. Алар допинг аркасында төшеп калган ишкәкчеләр Никита Моргачев һәм Павел Соринны алмаштырды (Б допинг — пробалар алар организмнарында мельдония булуны раслаган). Запас спортчыларның нәтиҗәләре Олимпия стандартларына туры килми, дип хәбәр итә ТАСС.
Исегезгә төшерәбез, Токиода Россия Олимпия комитеты флагы астында чыгыш ясаучы Россия җыелма командасы составында парлы дүртлектә Казан ишкәкчесе Артем Косов ярышырга тиеш иде.
«Россия командасының тренерлар советы командадагы ике запастагы потенциаль спортчының күнегү нәтиҗәләрен тирәнтен анализлады һәм аларның осталык дәрәҗәсе Олимпия стандартларына туры килми дигән нәтиҗәгә килде», — диелә халыкара ишкәк ишү спорты федерациясенең рәсми сайтында.
Шулай ук халыкара ишкәк ишү спорты федерациясенең Литва командасына Россия спортчыларын алыштырырга тәкъдим итү өчен Литва ишкәк спорты федерациясе белән элемтәгә керүе дә хәбәр ителә. Халыкара федерация Литва ягыннан җавап көтә.