Татарстанда ике фура бәрелешкән, бер кеше имгәнгән
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 14.00 сәгать тирәсендә Минзәлә районының Хуҗамәт авылы янында ике фура бәрелешкән.
Mercedes йөк машинасы Казахстаннан килгән булган, ә Freightliner автомобиле — Кырымнан. Шаһитлар сөйләвенчә, Mercedes алдан бара торган фураны куып җитеп бәрдергән, аннары юл кырыена төшеп киткән.
«Германиядә җитештерелгән йөк машинасы йөртүчесе салонда кысылып калган. Аны коткаручылар чыгарган. Ир-атны ашыгыч ярдәм табиблары хастаханәгә алып киткән», — дип сөйләде юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.