«Рубин»ның элекке ярымсакчысы Могилевец «Түбән Новгород» клубы белән контракт төзеде
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). «Рубин»ның элеккеге ярымсакчысы Павел Могилевец «Түбән Новгород» футбол клубы белән контрактка кул куйды. Килешү срогы — 2 ел. Бу хакта Россия футбол лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган сезонда 28 яшьлек Могилевец «Химки» өчен чыгыш ясады, анда ул Казан «Рубин»ыннан күчте. Мәскәү өлкәсе клубы составында уенчы 13 матч үткәрде, 1 туп кертте һәм 2 тапкыр тапшырды.
Могилевец «Рубин» өчен 2014 елда, аннары 2018-2020 елларда уйнады. Казан клубы составында барлыгы 72 матч уздырды, 2 гол кертте. Өстәвенә, 2013/2014 еллар сезонында кертелгән ике туп та Ринат Билалетдинов җитәкчелегендәге командада 11нче матчны уйнаганда булды.