ОПЕК + илләре нефть чыгаруны чикләү турындагы килешүне 2022 ел ахырына кадәр озайтты
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). ОПЕК+ илләре 2022 ел ахырына кадәр нефть чыгаруны чикләү турында килешүне озайтырга килешкән. Шул ук вакытта алар табышны арттырырга һәм 2021 елның декабрендә базардагы вазгыятьне яңадан бәяләргә ризалашкан. Килешүдә катнашучы дәүләтләрнең киләсе утырышы 1 сентябрьгә билгеләнгән, аларның вәкилләре ай саен очрашуларын дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.
Мәгълүмати чыганак агентлыкка аңлатканча, ОПЕК+ илләре министрлары шулай ук килешүнең төп параметрын, бүлүнең база дәрәҗәсен, дәүләтләр өлешен үзгәртергә карар кылган.
Агентлык әңгәмәдәше мәгълүматларына караганда, Россия һәм Согуд Гарәбстаны өчен нефть чыгаруның база дәрәҗәсе тәүлегенә 0,5 млн баррельгә артачак һәм 11,5 млн була. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре өчен ул тәүлегенә 3,17 млн баррельдән 3,5 млн баррельгә кадәр артачак. Кувәйт һәм Гыйрак өчен нефть чыгаруның база дәрәҗәләре — тәүлегенә 150 мең баррельгә кадәр арта.
Бүлүдән һәр ил өчен кирәкле кыскарту күләме санала. Шулай итеп, югарыда аталган биш дәүләт хәзер килешү кысаларында зур күләмдә нефть чыгара алачак.